«Галәмне яулап»: танып белү уены (6+)

15 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге укучылар өчен космонавтикага багышланган «Галәмне яулап» дигән танып белү уены үткәрелде.

Покоряя Вселенную
23ф.Позновательная игра ко Дня Космонавтики Покоряя Вселенную
23ф.Позновательная игра ко Дня Космонавтики Покоряя Вселенную (4)
23ф.Позновательная игра ко Дня Космонавтики Покоряя Вселенную (3)
23ф.Позновательная игра ко Дня Космонавтики Покоряя Вселенную (2)

Чара барышында катнашучылар галактика, галәм, кояш системасы серләре, кешенең космосны яулавы, һава киңлегенә беренче юл салучылар турында белде. Шуннан соң «Космонавтика турында мин нәрсә беләм?» дигән сораштыру узды. «Тылсымлы сүзләр», «Серле планеталар», «Ракетодром», «Чит планетада яшәүченең портреты», «Айга очу» стнацияләрендә тукталыш ясап, балалар «Үз йолдызыңны кабыз» кроссвордын чиште, «Сүзне әйтеп бетер», «Ике бертөрле ракетаны тап», «Кем яки нәрсә артык?» уеннарында катнашты. Уен космонавт Ю.А.Гагарин турындагы «Ул безнең барыбызны да космоска чакырды» электрон презентациясе белән үрелеп барды. 

#Поехали! #Мечтыокосмосе #ДеньКосмонавтики

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: